информационно-просветительский портал


Актуальный опрос

Как Вы относитесь к революциям в арабских странах?
Последние новости

28.08.2017
28.08.2017
28.08.2017
27.08.2017
27.08.2017
27.08.2017
27.08.2017
26.08.2017
26.08.2017
26.08.2017

Поздравление преподавателей Мактаба с окончанием учебного года


31.05.2017
Казан шәhәренең Туган авылым мәчетендә укып, дини гыйлем hәм тәрбия алган шәкерт- балаларнын быел укулары ахырына якынлашты. Бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, безнең балаларыбызның киләчәген кайгыртып, әдәп- әхлакне, гарәп телен, пәйгәмбәребезнең тормышын, Көр’әнне дөрес уку кагыйдәләрен өйрәткән остазыбызга - Абдуррауф хәзрәткә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. hәр атнаның якшәмбе көнендә, балалар түземсезләнеп көтеп торалар иде. Чөнки хәзрәтәбез балаларның холыкларын аңлап, hәр кайсына нинди яктан киләсен белеп, сабырлык белән гыйлем бирде.

Балалар арасында тӨрле яшьтәгеләр белем алырга йӨрде. Күбесе Мактап укучылары. Шулай ук абый-апаларына ияреп, укырга күңел салучы кечкенә шәкертләребез дә күп. Динебезнең киләчәге булган - балаларыбыз өчен, хәзрәтебез кулыннан килгәннен барсын да эшли.

Хәзрәтебез, шулай ук кечкенә шәкертләренең күңелләрен күреп, hәр атна саен тәмле өчпочмаклар, пироглар, тортлар, печеньеләр белән чәй эчүләр оештырды. Балаларның эчке халәтләрен аңлап, Аллах-Раббыбызның ризалыгын өмет итеп, җан азыгы белән рухи азык та бирергә күп көч куйды.

Өйрәнеп үткән темалар буенча, ел дәвамында төрле бәйгеләр оештырылды. Урыннар, зур бүләкләр алгач, балаларның күңелләре булып, икенче бәйгеләргә тагын да ныклабрак әзерләнгәннәре сизелә иде. Бәйгедә катнашкан балаларның эти-эниләре дә читтә калмыйча, балаларына үзләренчә ярдәм иттеләр.

hәр шәкерткә бай hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ишек кагып керергә әзерләнгән Рамазан аебыз хакында шигырьләр янгырады. hәр баланың күңелендә сөенү сизелә иде. Шул ук вакытта, җәйге ялга китеп, өч ай дәвамында күрешә алмауларын аңлагач, бераз гына моңсуырак та булып китте бугай.

21-нче майда үткәрелгән чыгарылыш көненә багышланган мәҗлестә, балалар да hәм ата-аналар да бик күңелле таэсир калдырды . Раббыбызның рәхмәте, хәзрәтебезнең тырышлыгы белән бик мул hәм матур бәйрәм табыны әзерләнде.

Инде өч айга аерылып киттек дигәндә генә... Телефонда сөенечле яңалык белән хәбәр килде: "23-нче май кенне кичке 17:00 сәгатьтә Мактабта укыган шәкерт-балаларны хәзрәтебез "Арома кофе"га кичке ашка чакыра".

Бу хәбәрне ишеткәч, балалар тагын бер кат эч күңелләреннән сөенделәр. Чакырылган вакытка балаларны озатырга килгән эти-эниларне дә кафега чакыру булгач, балаларның күңелләрендә ике тапкырга шатлык артты.

Балалар белән ата-аналар да, Аллахыга чиксез шөкерларен кылып, хәзрәтебезгә hәм кафенең директорына бик зур рәхмәтләрен әйттеләр.

Ел буе Аллах гыйлемен алып, шул гыйлем белән гамәл кылырга тырышып йөргән балаларыбызга, Раббыбызның, аларга карата булган юмартлыгын тагын да аңладылар. Чонки: "Кем Аллах юлында гыйлем өсти, аларны Аллах беркайчан да ташламый", - дип өйрәтте бит аларны остазлары.

Хәзрәтебезгә төрлечә ярдәм итеп, авыр вакытларында hәрчак янында булган, тормыш иптәше - Мәрьям ханымга да олы рәхмәтләребез. Хәдистә әйтелгәнчә: "Тәкъва хатын -иманның яртысы -дип. Мәрьям ханым янәшә булмаса, хәзрәтебез дә бу кадәр изгелекләр эшләргә өлгерә алмас иде...

Аллах разый булсын, безнең остазларыбыздан!

Теги:


Оставьте комментарий
Религия


Общество
Рейтинг@Mail.ru Рейтинг исламских сайтов
Вход
Создание и обслуживание сайта — Студия Ариф.Ру